Түбән Кама муниципаль районы хакимиятенең муниципаль программалары һәм проектлары «Россиянең сәламәт шәһәрләре» бәйгесендә җиңү яулады.
Бәйге «Демография» милли проекты кысаларында уздырылды һәм «Сәламәт шәһәрләр, районнар һәм поселоклар» ассоциациясе тарафыннан Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә һәм РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән оештырылды. Ул җирле үзидарә органнарының җәмәгать сәламәтлеген ныгыту, сәламәтлекне саклау мохитен һәм Россия Федерациясендә бердәм профилактика киңлеген формалаштыру өчен шартлар тудыру буенча нәтиҗәле эшчәнлек тәҗрибәсен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясенең 27 субъектыннан барлыгы 150дән артык гариза бирелгән.
«Иң яхшы муниципаль программа/җәмәгать сәламәтлеген ныгыту проекты» номинациясендә 3 урынны «2020-2024 елларга ТР Түбән Кама муниципаль районында җәмәгать сәламәтлеген ныгыту» программасы алды.
«Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм сәламәт гаиләне формалаштыру буенча иң яхшы муниципаль программа/проект» номинациясендә 3 урынны «ТР Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмасының Әтиләр советы Спартакиадасы» проекты яулады.
«Халык арасында физик активлыкны үстерү буенча иң яхшы программа/проект» номинациясендә 2 урынны «2019-2025 елларга Түбән Кама муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерү» программасы алды.
Моннан тыш, «Актив озын гомер буенча иң яхшы программа/проект» номинациясендә «Өченче буын университеты» проекты дипломант булды. «Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм сәламәт гаилә формалаштыру буенча иң яхшы муниципаль программа/проект» номинациясендә декреттагы яшь әниләр өчен «Икенче тормыш» проекты, «Сәламәт балалар - сәламәт гаилә» медик-социаль проекты һәм «Мәктәпкәчә яшьтәге балалы гаиләләр Спартакиадасы» проекты билгеләп үтелде.
Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 29 ноябрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында «Сәламәт шәһәрләр: җәмәгать сәламәтлегенең иң яхшы муниципаль практикалары» Бөтенроссия форумы кысаларында узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел - Түбән Камада Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.

