Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасына яңа мәгълүмати продукт кертү өчен пилот мәйданчыгы булып тора.
Тест версиясе «Татмис» дип атала, аны кабул итү-диагностика һәм 2 нче хирургия бүлекләренең табиблары һәм шәфкать туташлары куллана. Программа пациентның цифрлы дубликатын булдырырга мөмкинлек бирә һәм Татарстанның барлык дәвалау учреждениеләреннән мәгълүматны бердәм базага берләштерүгә юнәлдерелгән.
ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә эш визиты белән килде. Очрашуда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре Алексей Огородников һәм Раушан Зарипов, Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев катнашты.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев кунакларга проектның презентациясен тәкъдим итте, шуннан соң делегация Ашыгыч медицина үзәгенә юл тотты. Монда кабул итү бүлеге хезмәткәрләре тест программасы ярдәмендә медицина документларын ничек тутыруларын күрсәтте.
Хезмәткәрләр билгеләп үткәнчә, яңа программада эшләве күпкә уңайлырак һәм тизрәк. Өстәвенә, табиблар яңа мәгълүмат продуктына үз тәкъдимнәрен дә кертә ала.

