Бүген педагоглар, табиблар, спортчылар, өлкәннәр, балалар, шулай ук вакытны актив уздырырга яратучылар массакүләм йөрешкә чыктылар. Түбән Камада «10000 адым» акциясе узды.
Маршрут «Кояшлы алан» паркыннан алып, Кызыл Чишмә бистәсе мәктәбенә кадәр сузылды. Инструкторлар җәяү йөрү алдыннан разминка үткәрделәр. Теләгән кеше кан басымын үлчәтте, Җәмәгать сәламәтлеге үзәге белгечләре белән сөйләште.
«Хәрәкәт - ул тормыш! Шуңа күрә сезнең һәрберегез бүген 10 000 адым ясар, дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим, финишта очрашырбыз!» - диде медицина профилактикасы буенча табиб Александра Скрипко.
«Мин барыгызга да бу юлны шатланып үтүегезне телим! Һава торышыннан ләззәтләнегез һәм спорт белән шөгыльләнегез», – дип өстәде Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов.
Маршрут дәвамында катнашучыларны СИБУР компаниясе белән берлектә Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан эшләнгән мәгълүмат стендлары озата барды. Һәр стендта QR-код бар, аны сканерлап, теләгән һәркем «Сәламәтлеккә адымнар» төркеменә керә ала. Оештыручылар анда табиблар катнашында үткәрелә торган акцияләр турында мәгълүмат урнаштырачак, аңа теләгән һәркем кушыла алачак.
Эссе һава торышы булуга карамастан, барлык катнашучылар да маршрутны ахырына кадәр үттеләр. Җәяү йөрү сулыш гимнастикасы һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

