ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама предприятиесендә чираттагы Сәламәтлек үзәге ачылды
Сәламәтлек
  • 16 Июнь 2023 - 16:09
  • Караулар: 95

«Түбән Кама Нефтехим»ның дивинил һәм углеводород чимал заводында алтынчы Сәламәтлек үзәге ачылды.

Шулай итеп, предприятиедә медпунктларны реконструкцияләү программасы тәмамлана.


СИБУРның «Түбән Кама Нефтехим»гә килүе белән хезмәт шартларын яхшырту буенча зур корпоратив программа кысаларында медицина инфраструктурасын модернизацияләүнең масштаблы проекты старт алды. Түбән Кама предприятиесе хезмәткәрләрен медицина белән тәэмин итүне үзгәртүгә СИБУР 320 миллион сумнан артык акча биргән. Шуларның 130 млн сумнан артыгы - Сәламәтлек үзәкләрен реконструкцияләү һәм җиһазландыру өчен.

Яңартылган Сәламәтлек үзәкләрендә белгечләр консультациясен генә түгел, ә  вакцинация, диспансерлаштыру этапларын узарга, шифаханә-курорт картасын алырга мөмкин. Кирәк булса, Сәламәтлек үзәге табиблары тикшерүгә мөрәҗәгать итүчеләрне «Түбән Кама Нефтехим» сырхауханәсенең   тар белгечләренә җибәрәчәк, стационарга госпитализацияләүдә ярдәм итәчәк.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^