Простата һәм күкрәк бизе биопсиясе хәзер Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе базасында үткәреләчәк.
Бүген Чаллы белгечләре простата бизенең мультифокаль биопсиясен һәм күкрәк бизенең трепан-биопсиясен үткәрү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Республика клиник онкология диспансеры филиалының 9 нчы көндезге стационары мөдире Виталий Любов Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе урологларына һәм онкологларына әлеге процедураларны үткәрү техникасын күрсәтте.
Башта методиканы урология бүлеге табиблары һәм шәфкать туташлары үзләштерде. Чаллы хезмәттәшләре күзәтүе астында алар биш пациентка простата бизенең мультифокаль биопсиясен үткәрделәр, бу тикшеренү простата шешен югары төгәллек белән ачыкларга мөмкинлек бирә. Соңыннан, онкология бүлегендә табиб-онкологлар Виталий Любов һәм аның командасы белән бергә күкрәк бизендә шеш булуда шикләнгән дүрт пациентның күзәнәкләрен тикшерү өчен тукыма үрнәкләре алдылар. Табиблар әйтүенчә, бу бүгенге көнгә шешләрне төгәл ачыклау өчен иң алдынгы, һәркем өчен мөмкин булган һәм нәтиҗәле тикшерү.
Мультифокаль биопсия дә, трепан-биопсия дә УЗИ-аппараты контроле астында ясала. Пациентларның махсус энә белән шеш урнашкан урынын тишәләр. Процедура җирле наркоз астында уза һәм 10-15 минут дәвам итә. Алга таба алынган үрнәкләрне Яр Чаллы РКОДка тикшерүгә җибәрәләр.
Әгәр элек түбәнкамалылар бу процедураны узу өчен күрше шәһәргә барырга мәҗбүр булса, хәзер биопсияне Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе стеналарында үткәрәчәкләр. Бу яңалык пациентларга вакытны экономияләргә генә түгел, ә табибларга тизрәк диагноз куярга һәм дәвалауга керешергә мөмкинлек бирәчәк.
Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсе табиблары РКОД белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәчәк. Бүген алар телефоннар алмашты, шуңа күрә табиблар теләсә нинди авыр хәлдә хезмәттәшләре белән онлайн режимда киңәшләшә алачак.

