Түбән Камада Өченче буын университет студентлары өчен «Медицина белемнәре нигезләре» лекцияләр циклы тәмамланды.
Бу уку елында 39 студент белем алды, 37 дәрес үткәрелде. «Көмеш яшьтәге» тыңлаучыларга лекцияләрне РФ һәм ТРның Атказанган табиблары, бүлек мөдирләре, тар белгечләр, Җәмәгать сәламәтлеге үзәге табиблары һәм медицина көллияте педагоглары укыды.
Консультатив-диагностик сырхауханәсендә студентларга укуларын тәмамлау турында сертификатлар, ә ярты ел дәвамында төрле медицина темаларына лекцияләр укыган педагогларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тыңлаучыларны Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев котлады: «Сез актив тормыш позициясе алып барасыз. Уку вакытында алган белемнәрегезне тормышта куллана, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтә һәм якыннарыгызга, туганнарыгызга киңәшләр бирә алырсыз, дип өметләнәм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, иң мөһиме: озын гомер телим».
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханә баш табибы Руслан Вәлиев тә теләкләрен җиткерде: «Мин монда җыелган кешеләрнең Түбән Каманың актив кешеләре булуын күрәм, алар тирә – юньдә булган күренешләргә битараф түгел. Һәм мин ышанам: сәламәтлек мәктәбендә алган күнекмәләр һәм белемнәр сезгә үз мөмкинлекләрегезне, осталыгыгызны тормышка ашырырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк».
Өченче буын университеты кысаларында «Сәламәт яшәү рәвеше» факультеты бишенче ел эшли. Бу вакыт эчендә 300гә якын студент чыгарылган. Курсның максаты - авыруларны профилактикалау турында аңлату һәм үзләренә, туганнарына, дусларына һәм кешеләргә мөмкин кадәр медицина ярдәме күрсәтү.
«Биредә алган белемнәр бик кирәк. Хәзер сез үзегез турында гына түгел, башкалар турында да кайгырта аласыз. Эштә актив катнашкан һәм әлеге мәктәпне алып барган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, иминлек, уңышлар!»- диде Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов.
Студентлар билгеләп үткәнчә, алар өчен белемнәр, һичшиксез, файдалы булачак.

