ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
СИБУР яңа полимер карар ярдәмендә «Корабельная роща» төзелешен тизләтте
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 13 Октябрь 2026 - 13:15
  • Караулар: 8

СИБУР Түбән Камада монолит төзелешнең төп процессларының берсен 1,5 тапкырга тизләтергә мөмкинлек бирә торган яңа технологияне кертә. Моны практикада тикшергән беренче сынау объекты Түбән Камадагы «Корабельная роща» корпоратив санаторий-профилакториен реновацияләү проекты булды. Проект башланганнан бирле биредә монолит эшләрнең 85% ы башкарылган, яңа бинаның алты катыннан бишесе төзелгән.

СИБУР ускорил строительство «Корабельной рощи» благодаря новому полимерному решению

Монолит эшләрнең интенсивлыгын һәм сыйфатын яңа технологик карар — күбекләнгән полипропиленнан ясалган полимер төргәк куллану сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән.

Хәзер корпоратив шифаханәнең яңа бинасын төзү мәйданчыгында 100 дән артык кеше эшли. Эшләр 2 сменада бара. Эшнең кызу вакытында белгечләр саны 400 кешегә җитәчәк.

СИБУР ускорил строительство «Корабельной рощи» благодаря новому полимерному решению

Реконструкция тәмамланганнан соң шифаханәнең үткәрү сәләте 35% ка артачак — сменасына 262 дән 354 кешегә кадәр. Ел саен «Корабельная роща»да компаниянең 9 мең хезмәткәре һәм аларның гаилә әгъзалары савыга алачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^