Корабельная урамын бушату өчен Төзүчеләр проспектын урманга кадәр озайту һәм бу юлны мәйдан һәм бакчачылык ширкәтләре (СНТ) белән тоташтыру мәсьәләсе Түбән Кама мэриясенең ВКонтактедагы рәсми төркемендә туры эфир вакытында яңгыраган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булды.
Сорауга җавап биреп, Түбән Кама муниципаль районының баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов проектны гамәлгә ашыру перспективаларын аңлатты: «Хәзер шәһәр районнарын урман-парк зонасы белән берләштерүнең ике вариантын карыйбыз. Беренче вариант — Җиңүнең 30 еллыгы урамыннан юлның башлануын, икенчесе Төзүчеләр проспектының дәвам итүен күздә тота. Икенче вариант кыйммәткәрәк төшәчәк, ләкин ул күпкә максатка һәм мантыйкка ярашлы, чөнки Төзүчеләр проспекты бөтен шәһәр аша уза торган төп артерияләрнең берсе булып тора».

