29 августта Кама Аланы 44 еллыгын һәм Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәк. «Чулман-Су» мәдәни үзәге янындагы мәйдан музыка, елмаю, матур вакыйгалар белән тулачак!
Кунакларны «Минем шәһәрем — минем республикам» тантаналы программасы, җирле артистлар чыгышлары, бәйрәм лотереясы, балалар уеннары һәм иҗади мастер-класслар көтә. Мәйданда шулай ук яшелчә ярминкәсе, чәчәкләр күргәзмәсе һәм дармарка оештырылачак, анда һәркем кирәкмәгән әйберләргә яңа тормыш бүләк итә алачак.
Бәйрәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узачак.

