Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.
Ул – Илдар Зөфәр улы Әхмәтҗанов.
Илдар Әхмәтҗанов 1982 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туган. 2004-2006 елларда Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итә. 2011 елда Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалын тәмамлый, юриспруденция белгечлеге буенча юрист һөнәре ала.
Эчке эшләр органнарында хезмәткә 2006 елда керешә.
2006 - 2012 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама шәһәре Эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы вазыйфасын башкара.
2012 - 2014 елларда – Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте бүлегендә аерым ротада взвод командиры.
2014 - 2018 елларда – Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы ЮХИДИ идарәсе теркәү-имтихан бүлеге дәүләт инспекторы.
2018 - 2022 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе булып эшли.
2022 елның февралендә Илдар Әхмәтҗанов Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.
Өйләнгән. Ике кыз үстерә.

