ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Татарстанның атказанган табибы Любовь Куракина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Озын гомерле якташыбыз
  • 01 Август 2025 - 18:23
  • Караулар: 294

Бүген Түбән Кама шәһәр музеенда ТРның атказанган табибы, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең элеккеге бүлек мөдире Любовь Куракина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга администрация, сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре, элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм якыннары килде.

Заслуженный врач РТ Любовь Куракина отметила 90-летний юбилей

Заслуженный врач РТ Любовь Куракина отметила 90-летний юбилей

Любовь Александровна медицина тармагында 50 ел эшләгән, шуның 33 елында гинекология бүлеген җитәкләгән. Ул хаклы рәвештә Түбән Кама акушерлык-гинекология хезмәтенә нигез салучы булып санала.

Заслуженный врач РТ Любовь Куракина отметила 90-летний юбилей

"Любовь Александровна, сезне бүген котлау зур мәртәбә. Легенда, остаз, Түбән Каманың күп кенә хатын-кызлары һәм балалары өчен саклаучы фәрештә сез. Түбән Кама үсешенә керткән өлешегез өчен сезгә зур рәхмәт. Бүген Куракиннар фамилиясе - шәһәрнең визит карточкасы, чөнки сезнең гаилә медицинада эшен дәвам итә", - дип билгеләде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

    Заслуженный врач РТ Любовь Куракина отметила 90-летний юбилей

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^