2025 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми сайтында быел Саха Республикасында XXV федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру турында боерык басылып чыкты.
Татарстан хакимияте бәйрәмне оештыру өчен җаваплы оештыру комитеты булдыру турында карар кабул иткән. 60 көн эчендә аның катнашучылары быел Якутиядә узачак федераль Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш. Төгәл датасы әлегә билгеле түгел.
Оештыру комитетын ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкләячәк. Рәис урынбасарлары арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин да бар. Комитет составына шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та кергән.

