ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рамил Муллин балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды
Рамил Муллин
  • 09 Гыйнвар 2025 - 12:45
  • Караулар: 42

9 нчы Шинчылар сайлау округы буенча депутат Рамил Муллин балаларга Раштуа бәйрәме алдыннан бүләкләр тапшырды. Күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән, шулай ук социаль яктан авыр хәлдә булган гаиләләрдән 51 бала тәм-том алды.

Түбән Каманың 12 һәм 21 нче микрорайоннары ТИҮС рәисләре Әлфия Хөснетдинова, шулай ук 17 һәм 18 нче микрорайоннары ТИҮС рәисе Анна Кремнева балаларга Рамил Муллиннан бүләкләр тапшырдылар һәм тынычлык, муллык, гаилә бәхете һәм имин еллар теләделәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^