ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада шәһәрне төзүче беренче һөнәр ияләренә багышланган сынлы композиция ачыла
Түбән Камага - 55!
  • 26 Август 2021 - 11:55
  • Караулар: 134
Шәһәр музее янында Түбән Каманың беренче төзүчеләренә багышланган скульптур композиция ачылачак. Ул Түбән Каманың 55 еллыгы уңаеннан куела.

Төрле һөнәр ияләрен гәүдәләндергән сыннарны Казанда әзерлиләр. Бронзадан коелган сыннар тиздән Түбән Камага кайтартылачак.

«Бу күп фигуралы композиция булачак. Аларның һәркайсы төрле һөнәрләрне гәүдәләндерә: геодезистлар, проектлаучылар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, – ди Түбән Каманың баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов. – Скульптуралар кую тәкъдиме дә беренче төзүчеләрнең үзләренеке».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^