1960 елның 25 декабре - Түбән Кама өчен истәлекле дата. Бу көнне Лениногорскидан Түбән Кама җиренә беренче чаналы тракторлар поезды килеп җитә.
Төзелешкә беренчеләрдән булып килүчеләр 25 кеше була. Алар чаналы тракторда котельный, электростанция, бульдозер, экскаваторлар да алып килә. Беренче төзүчеләр отряды җитәкчесе итеп, СМУ-46ның җитештерү-техник бүлеге башлыгы Кәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин билгеләнә. 25 декабрь төнендә алар, килеп җитү уңаеннан, мылтыктан салют бирәләр, Актүбәдә куналар. 26 декабрь көнне Актүбә буасы янында (хәзер ул тирәдә КАИның мәгълүмати технологияләр һәм телекоммуникацияләр институты урнашкан) вагоннарны торак өчен җайлаштыру башлана, бер вагон котельный өчен файдаланыла.

Шул елларның тере тарихы булып, Түбән Камада танылган экскаваторчы Иван Коршин тора. 2022 елның февралендә аңа 87 яшь тула. 1960 елның 25 декабрендә Лениногорск эшчеләре Түбән Кама җиренә аяк баса. Техникаларын Бәтке авылы янында бушатып, Актүбә авылына киләләр. Иванга һәм аның хезмәттәшенә Актүбә авылында бер йорт бирәләр. «Ике көннән соң без кире Лениногорскига киттек. Яңа 1961 елны шунда каршы алдык та 3 гыйнварда кире килеп, эшкә керештек», - дип искә ала Иван Васильевич.
1961 елның июнь аенда аларның кызлары туа. Шул ук көздә хатыны Анна Прохоровна да яшь бала белән яңа төзелешкә күченә. Гаиләгә баракта бүлмә бирәләр. 1963 елда исә Коршиннар гаиләсенә Тукай урамындагы 12 нче йорттан фатир бирелә. Ә ике елдан соң тагын бер кызлары туа. Ул вакытка Түбән Кама бистәсендә беренче балалар бакчалары, мәктәпләр төзелә башлый. Аларның күбесен төзүдә экскаваторчы Иван Васильевич та катнаша. «Шин заводын төзи башлагач, безне шунда җибәрделәр. Без төп корпус өчен нигез чокыры казый башладык», - дип горурланып искә ала ветеран.

Үзенең фидакарь хезмәте өчен Иван Васильевичка «Коммунистик хезмәт ударнигы», «СССР энергетика һәм электрлаштыру отличнигы», «Уникенче бишьеллык ударнигы» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1976 елда ул «Социалистик ярышта җиңүче» була, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.
Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 21 декабрендәге 24нче карары белән Иван Васильевич Коршинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүген шәһәрнең комплекслы музее түбәнкамалыларны күргәзмәгә чакыра. Күргәзмә беренче төзүчеләргә багышланган.
Биредә түбәнкамалылар туган шәһәребезнең тарихы, аның беренче төзүчеләре, төзелеш барышы турында бай мәгълүмат ала алачак. Музей 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә ачык, күргәзмәгә керү бушлай.7+