ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Россиянең беренче «Атом» электромобилен тәкъдим иттеләр
Транспорт
  • 30 Гыйнвар 2026 - 13:31
  • Караулар: 162

Бүген Түбән Камада Татарстанда «Росатом» дәүләт корпорациясе технологияләре катнашында эшләнгән «Атом» электромобилен күрсәттеләр. Презентациягә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре һәм эшмәкәрләр җыелды.

В Нижнекамске представили первый российский электромобиль «Атом»

«Атом»ның уникальлеге - аның автомобиль-гаджет концепциясендә. Аның үзәк стойкаларсыз киң ишекләре, ерактан идарә итә торган мобиль кушымтасы, рульдәге планшеты һәм яшерелгән ишек тоткалары бар. Машина 6 куркынычсызлык мендәре һәм алгы бәрелеш турында кисәтү функциясе белән җиһазландырылган.

В Нижнекамске представили первый российский электромобиль «Атом»

«Атом» үзенең ышанычлы булуын исбатлады инде: Мәскәүдән Казанга тест узышында ул юлның 95% авто автоном режимда узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Камада инфраструктура электромобильләргә әзер – хәзер Түбән Камада җир асты парковкаларында һәм сәүдә үзәкләрендә 20 зарядка станциясе эшли. Челтәр кулланучыларга уңайлы булсын өчен киңәюен дәвам итәчәк.

В Нижнекамске представили первый российский электромобиль «Атом»

Презентациядән соң барлык теләүчеләр электромобильне сынап карадылар. Инновацион автомобильдә беренче булып Айдар Метшин һәм Радмир Беляев йөреп килде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^