ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев: «Өч ел эчендә биш яңа җәмәгать киңлеген булдырырга ниятлибез»
Иҗтимагый киңлекләр
  • 28 Ноябрь 2025 - 07:59
  • Караулар: 163

Якындагы өч елда Түбән Кама районында биш яңа җәмәгать киңлеге булдыру планлаштырыла. Басым микрорайоннардагы кечкенә киңлекләргә ясалачак. Бу хакта Казандагы панель дискуссиядә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев сөйләде.

Радмир Беляев: «За три года мы намерены обустроить пять новых общественных пространств»

Хәзер Түбән Камада төрле форматтагы 25 тән артык җәмәгать киңлеге исәпләнә. Парклар һәм скверлар мәдәни, мәгариф һәм спорт чаралары белән тулы. Бу юнәлештә шәһәр төзүче предприятиеләр зур ярдәм күрсәтә.

Яңа җәмәгать киңлекләре булдыруга, микрорайон үзенчәлекләрен исәпкә алып, комплекслы якын киләләр. Әйтик, химия профилендәге өч мәгариф учреждениесе янында 2024 елда СИБУР ярдәме белән Менделеев исемендәге сквер ачылды, ә үзәк паркта быел «Татнефтьнең 75 еллыгы» скверы барлыкка килде.

Җәмәгать киңлекләренең даими яңаруы һәм үсеше сервис өлкәсенә инвестицияләр артуга китерде. Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Кече һәм урта эшмәкәрлекнең җәмәгать киңлекләрдәге әйләнеше 83 млн сум тәшкил иткән.

Радмир Беляев: «За три года мы намерены обустроить пять новых общественных пространств»

«Ләкин киңлек булдыру - ярты эш кенә. Аны карап та тотарга кирәк бит әле. Быел без Парклар белән идарә итү һәм карап тоту департаментын булдырдык, ул ел әйләнәсе киңлекләрнең торышы өчен җавап бирә. Аерым блок – финанслау. Быел без җәмәгать киңлекләрен һәм фонтаннарны агымдагы ремонтлауга өстәмә акчалар юлладык. Безгә бөтен республика дәрәҗәсендә җәмәгать киңлекләрен финанслауның бердәм стандартлары кирәк», – дип билгеләде Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^