Рамил Муллин «Түбән Кама Нефтехим» социаль объектлары инфраструктурасында булачак үзгәрешләр турында сөйләде.
Ул 26 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узуын билгеләп үтте. Катнашучылар үсеш нокталары, инвестицияләр, масштаблы проектлар турында фикер алышты. «СИБУР» компаниясенең үз үсешен, инвестицион сәясәтен дәвам итүе куандыра, берничә колачлы максат, 2030 елга кадәр стратегик план бар, – дип ассызыклады Рамил Муллин. - Нефть химиясе аренасында дөнья икътисадына интеграцияләнгән көчле уенчыбыз булуы безгә санкцияләр чорын авырлыкларсыз кичерергә мөмкинлек бирә».
Җитәкче ассызыклаганча, компания үсешеннән тыш, «Сибур» гамәлгә ашырырга планлаштыра торган социаль проектлар турында да фикер алышканнар. «Бу - шактый җитди максатчан планнар, алар шәһәрнең сәнәгать мәйданчыгы һәм социаль инфраструктурасындагы вазгыятьне тамырдан үзгәртәчәк, – дип билгеләп үтте Рамил Муллин. – Беренче чиратта, «Сибур» медицина инфраструктурасына җитди өлеш кертергә планлаштыра, бу завод, профилактик медицина һәм диспансерлаштыруга да кагыла. Җиһазларны җитди яңарту планлаштырыла. Бу эштә төп партнер - «Согаз медицина», коммерция структурасы булуга карамастан, ул гомуми медицинага эшли. Инвестицияләр күләме -1 млрд сумнан артык җиһазлауга, яңартуга, белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдереләчәк. Бу медицина инфраструктурасын яхшыртачак җитди база булачак».
Рамил Муллин сүзләренә караганда, 10 меңнән артык кеше бу инфраструктурага җәлеп ителәчәк, ә аларның гаиләләрен дә исәпкә алсак, якынча 30-40 мең кеше. «Киләчәктә безнең шәһәрдә сәламәтлек саклау системасы белән уртак система булыр дип өметләнәм. Бу мәсьәлә буенча без министрлык дәрәҗәсендә фикер алышачакбыз. Һәрхәлдә, җиһазларны яңарту буенча җитди планнар булуы куандыра», - дип нәтиҗә ясады җитәкче.
«Корабельная роща» шифаханәсенең киләчәге дә түбәнкамалылар арасында күп сораулар тудыра. Рамил Муллин ассызыклаганча, биредә әлеге учреждениене үзгәртеп кору белән бәйле җитди үзгәрешләр булачак, аның эшчәнлеге хәзер нефтехимикларны савыктыруга юнәлдереләчәк. «Бу күп уңайлыклары булган шифаханә булачак, – дип билгеләп үтте Рамил Муллин. – Ә тулаем алганда, «Сибур» куәтле ял үзәге төзергә планлаштыра». Моннан тыш, «Сибур» килү белән нефтехимикларның Кара диңгез ярында корпоратив ял итү мөмкинлеге барлыкка килде.
«Шулай ук компания планнарына туклану системасын үзгәртү дә керә, – дип билгеләп үтте Рамил Муллин, – предприятие территориясендә булган ашханәләр мәйданнарын үзгәртеп коруга зур акчалар тотылачак. «Сибур»ның планы – һәркем өчен мөмкин булган һәм сәламәт туклану булган эш рестораннары булдыру». Ул шулай ук көнкүреш биналарыннан алып, санитар бүлмәләргә кадәр предприятиенең башка сервислары системасы да үзгәрәчәген ассызыклады. «Без һәрвакытта да мондый әйберләргә игътибар итмибез, – диде Рамил Муллин. - Әмма истә тотарга кирәк: театр элгечтән башлана. «Сибур» да, барыннан да элек, эшләүче кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу - югары комфортлы автобуслар да. Мондый алым яхшы шартлар булдыру, иминлек турында сөйли. Хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәт турында».