ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Радмир Беляев, акциядә катнашып, йортсыз хайваннарга ярдәм итте
Игелекле эшләр
  • 18 Ноябрь 2025 - 16:26
  • Караулар: 35

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев йортсыз эт һәм мәчеләр өчен 20 кг азык алып килде. Махсус бокс Мәктәп бульвары, 2А йортында урнашкан Күп функцияле үзәктә урнаштырылган. Дүрт аяклы дусларыбызга теләгән һәркем ярдәм итә ала. «Яхшылык тартмасы» тулгач, азыкны район приютларына таратачаклар.

Радмир Беляев помог бездомным животным, приняв участие в акции

Волонтерларга азык белән генә түгел, акчалата да ярдәм итәргә мөмкин. Башта боксны «Күрше фест» грант конкурсы кысаларында әзерләгәннәр – әлеге тәҗрибәне тиражларга планлаштыралар. «Безнең әлеге проектны нигез итеп алу һәм барлык мәктәпләрдә һәм эре сәүдә үзәкләрендә мондый бокслар урнаштыру теләге бар. Бу бик яхшы проект, һәм без һичшиксез ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип билгеләде Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^