Түбән Кама районында «Төзүче» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге кешеләр җирле күлдә ялгыз аккош баласын тапкан. Ялгыз кошчык берничә көн йөзгән, һәм аны даими рәвештә үрдәкләр эзәрлекләгән.
Аккош баласы өчен борчылып, дачада яшәүчеләр белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Урынга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов тиз арада килеп җиткән. Ул кошчыкны коткарган һәм вакытлыча аны өенә алып киткән.
«Хәзер ул минем өемдә. Кошчыкны караячакмын, күзәтәчәкмен. Әти-әнисе күлгә кайткач, кошчыкны гаиләсенә кайтарырга тырышачакбыз», - дип җиткерде безгә Эдуард Иванов.

