Түбән Камада «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» конкурсы уза. Катнашуга кимендә 30 ел рәсми рәвештә теркәлгән никахта торучы һәм хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә яки җәмәгать тормышында казанышлары булган парлар чакырыла.
Җиңүче гаиләләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре белән бүләкләнәчәк.
Конкурска гаризалар 20 мартка кадәр кабул ителә. Заявканы zagsnk@mail.ru электрон адресына җибәрергә була.
Тулырак мәгълүматны 43-19-46 телефоны буенча белешә аласыз.