ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Алимент алуда кыенлыкка очраучыларны кабул итү оештырыла
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
  • 02 Сентябрь 2021 - 15:57
  • Караулар: 121

Түбән Камада ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен кабул итү көне оештырылачак.

Кабул итү 8 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә КФҮ бинасында суд приставлары хезмәте, прокуратура, РФ Эчке эшләр идарәсе бүлекчәсе, мәгариф идарәсе, опека бүлеге, социаль яклау органнары вәкилләре катнашында алып барыла.

Адрес: Мәктәп бульвары, 2а; актлар залы.                

Алдан язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-46-63.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^