ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Россиядә экология буенча онлайн-олимпиада уза
Бәйгеләр
  • 03 Февраль 2026 - 15:39
  • Караулар: 60

2026 елның 3 февраленнән 2 мартына кадәр Учи.ру мәгариф платформасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Әйләнә-тирә дөнья һәм экология буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы уза. 1-11 сыйныф укучылары табигатькә сакчыл карарга өйрәнәчәкләр һәм акыллы куллану нигезләре турында беләчәкләр. Олимпиада бушлай һәм барлык укучылар өчен дә ачык.

Катнашу өчен Учи.ру сайтында теркәлергә яки Учи.руга логин һәм серсүз белән керергә кирәк.

Онлайн-олимпиадада катнашучыларның барысы да, нәтиҗәләренә карап, сертификат, грамота яки диплом алачак, ә укытучылар – Рәхмәт хатлары. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^