ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча видеороликлар конкурсында катнашырга чакырыла
Бәйгеләр
  • 08 Декабрь 2025 - 16:05
  • Караулар: 95

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге буенча видеороликлар конкурсы старт алды.

Түбәнкамалылар өч номинациядә эш тәкъдим итә ала:

• «Юл куркынычлары»

• «Юл хәрәкәте иминлеге - трендта!»

• «Минем гаиләм - иминлек өчен!»

Катнашучыларга юлдагы конкрет куркыныч урыннар турында видеоролик төшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләргә яки гаиләнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәвен күрсәтергә тәкъдим ителә.

Эшләр 14 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бүләкләр: компьютер, цифрлы һәм көнкүреш техникасы кибетенең 2000 сумнан 12000 сумга кадәр бүләк сертификатлары.                                                                                                   

Катнашу шартлары:

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең (Telegram һәм ВКонтакте) һәм «Юл хәрәкте иминлеге» ДБУ (Telegram һәм ВКонтакте) рәсми битләренә язылырга;            

Гаризаны һәм конкурс эшен электрон почтага җибәрергә: propaganda_gbubdd@mail.ru.                                 

Конкурсның нечкәлекләрен сылтама буенча нигезләмәдән карый аласыз.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^