Ел саен үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар 2025 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр электрон почта адресына (Eco.pros@tatar.ru) яисә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 нче йорт, 108 кабинет - экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге) адресы буенча кабул ителә.
Конкурс түбәндәге төркемнәр буенча уздырыла:
• Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр
• Җирле үзидарә органнары
• Экологик белем бирү
• Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар
• Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар
• ММЧ
• Дәүләт контроле
Җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның декабрендә булачак. Һәр номинация өчен тиешле призлар каралган, алар арасында дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләүләр бар. Конкурс нигезләмәсе белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга була: https://eco.tatarstan.ru/2025-8618269.htm.

