Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм караучысызлыкны профилактикалау, җәмгыятькә каршы, җинаять эшләре башкаруны кисәтү, балигъ булмаганнарның закон нигезендә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, социаль-педагогик тернәкләндерү органнары һәм учреждениеләре эшчәнлеген координацияләүче даими коллегиаль орган булып тора.
Комиссиянең төп бурычлары:
- балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү системасына караучы органнар һәм учреждениеләр эшчәнлеген координацияләү;
- балигъ булмаганнарның хокукларын торгызу һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү, аларны барлык төр дискриминация, физик яисә психологик көчләү, кимсетү, тупас мөрәҗәгать, җенси һәм башка төр эксплуатациядән яклау;
- социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарга социаль-педагогик тернәкләндерү чаралары күрсәтүне тәэмин итү;
- балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны, җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуны кисәтү, мондый гамәлләргә китергән сәбәпләрне ачыклау һәм анализлау;
- балигъ булмаганнарны җәмгыятькә каршы, җинаятьчел гамәлләргә җәлеп итүчеләрне ачыклау һәм әлеге хәлләрне булдырмый калуны тәэмин итү.

