ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Быел сез һөнәри бәйрәмегезне катлаулы шартларда билгеләп үтәсез. Пандемия чорында сезнең һөнәри осталыгыгыз, ышанычлы булуыгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер торуыгыз аеруча ачык күренә. Хәзерге шартларда яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән көрәштә алгы сафта торып, сез, чираттагы тапкыр, сайлаган эшегезгә тугры булуыгызны раслыйсыз, кешелеклелекнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтәсез.

Сезнең һөнәр – ул, чыннан да, язмышның үзенчәлекле бүләге һәм табигатьтән бирелгән сәләт, ә ак халат – мәрхәмәтлелек һәм югары профессиональлек символы. Нәкъ менә сезгә кеше тормышының төп кыйммәте – сәламәтлек ышанып тапшырылган.

Күбегез – табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы – һөнәри бәйрәм көнен үз постында каршы ала, чөнки чирнең бәйрәме дә, ялы да юк. Югары һәм данлы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез һәм коткарылган гомерләр, киң күңелле, сизгер булуыгыз өчен алдыгызда баш иябез!

Аерым рәхмәт сүзләремне тармак ветераннарына җиткерәм, яшь буын аларның бәһасез тәҗрибәсенә хөрмәт белән карый һәм алар эшен дәвам итә.

Барлык медицина хезмәткәрләренә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек телим! Кайгыртучан һәм җылы мөнәсәбәтегез пациентларыгыз йөрәгендә урын алсын, сезгә мәхәббәт, бәхет һәм шатлык булып кайтсын.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 


Дата изменения: 01.10.2020 10:09:56
Количество показов: 64

Возврат к списку