ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Өлкәннәр көне белән котлау

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы пенсионерлары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!


Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Сезнең һәрберегез, кайда гына - заводта яки авыл хуҗалыгында, мәктәптә, хастаханәдә яки төзелештә эшләсә дә, Түбән Кама муниципаль районының барлык казанышларына үз өлешен кертте. Сезнең җилкәгездә - фидакарь хезмәт һәм данлыклы эш еллары. Сезнең горурланырлык тәҗрибәгез, ә безнең сездән өйрәнәсе эшләребез бар.

Олы яшьтә булуыгызга карамастан, күңелегезнең яшь калуы һәм актив тормыш рәвеше алып баруыгызга мин бик шат. Сез хәзер дә сафта, барлык күркәм эшләрнең башында торасыз, Түбән Каманың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында катнашасыз, лаеклы балалар һәм оныклар тәрбиялисез. Сезнең катнаш һәм ярдәмегез белән без обелисклар һәм мемориаль такталар ачабыз, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбиялибез, тарихи һәм рухи-мәдәни кыйммәтләребезне сакларга тырышабыз. Сезнең зирәклегегезне һәм бай тормыш тәҗрибәгезне без югары бәялибез.

Озак һәм бәхетле яшәгез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз уңышларына куаныгыз! Яшәлгән гомер еллары сезнең өчен - горурлык, ә тирә-юньдәгеләр өчен зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булсын. Сезне һәрвакыт якыннарыгызның кайгыртуы һәм мәхәббәте җылытсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры А. Метшин


Дата изменения: 01.10.2020 09:50:17
Количество показов: 17

Возврат к списку