ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау

Хөрмәтле Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез!

Бу көнне без тормыштагы авыр вакытларыбызда ярдәмгә килүче, үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлегебезне һәм киләчәккә ышанычыбызны кайтарырга булышлык күрсәтүчеләргә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Күпләрегез – табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, кече медицина персоналы һөнәри бәйрәмегезне эш урыннарында каршылыйсыз, авыруларны дәвалау сездән шуны таләп итә. Дәрәҗәле һәм данлы хезмәтегез, сабырлыгыгыз, йокысыз төннәрегез һәм коткарып калган гомерләр, күңел сафлыгыгыз, игътибарлыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез!

Бүген Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагында күп нәрсәләр үзгәрә: дәвалау учреждениеләре базасы яңартыла, капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла, табиблар һәм шәфкать туташларының һөнәри үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Безнең төп бурыч – әлеге уңай үзгәрешләрне дәвам итеп, Түбән Кама муниципаль районы медицина дәрәҗәсенең Татарстанда иң алдынгы урыннарда булуына ирешү. Яңа җиңү һәм казанышларның нигезе булып, һичшиксез, сезнең үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз, җирлегебездә яшәүчеләрнең сәламәтлеге өчен фидакарь хезмәт куюыгыз тора.

Аерым рәхмәт сүзләремне тармак ветераннарына җиткерәсем килә, яшь буын аларның бәһасез тәҗрибәсенә хөрмәт белән карый һәм алар эшен дәвам итә.

Чын күңелемнән барлык медицина хезмәткәрләренә уңышлар, тотрыклылык, иң мөһиме, үзегез дә кешеләргә бүләк итүче төп байлык - сәламәтлек телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек юлдаш булсын!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

 


Дата изменения: 19.06.2018 07:59:10
Количество показов: 2154

Возврат к списку

x^