Кадерле түбәнкамалылар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза Гаете уңаеннан чын күңелемнән котлыйм!
Бу бәйрәм ислам диненең җәмгыятьтә рухият һәм әхлаклылык яңарышында аерым әһәмияткә ия булган гаделлек һәм тынычлык сөю, иҗади хезмәт һәм игелек, шәфкатьлелек һәм кайгыртучанлык кебек күпгасырлык традицияләрен чагылдыра. Аны бай һәм тулы өстәлләр белән генә түгел, ә мохтаҗларга игътибар, ярдәм күрсәтеп үткәрү гадәткә кергән.
Бүгенге көндә Түбән Кама мөселман оешмасы, үз эшчәнлегендә хәйрия, белем бирү, агарту эшләре инициативаларына зур игътибар биреп, шәһәр һәм район тормышында актив катнаша. Экстремистлыкның төрле күренешләре, дошманлык һәм бер-береңә сабыр булмау очракларына нык каршы торып, территориябездә милләтара һәм динара аңлашып яшәү һәм хезмәттәшлек итүгә ярдәм итә.
Бу бәйрәм көннәрендә ихлас күңелдән һәр Түбән Кама гаиләсенә тынычлык һәм татулык телим! Безнең һәрбер күркәм башлангычыбыз алга таба да җирлегебездә яшәүче халыклар арасындагы дуслык, үзара бердәмлек хисен ныгытуга этәргеч булып торсын. Ураза бәйрәме йөрәкләрне шатлык, җылылык, мәхәббәт белән сугарсын! Чын күңелемнән сезгә бәхет һәм иминлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 19.06.2018 07:55:11
Количество показов: 1725