ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Төзүчеләр көне белән котлау

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!


Һөнәри бәйрәмегез –Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез!

Сезнең хезмәт – уңыш һәм тотрыклылык нигезе. Әгәр дә сезнең эшегез бар икән, димәк, безнең территория үсә, ә халык тормышы яхшыра бара дигән сүз!

Бүген бу үрнәк безнең шәһәр һәм районыбызга аеруча туры килә – Түбән Кама үсә, шул исәптән, безнең төзүчеләребез хезмәте аркасында да, яшәү өчен уңайлы территория буларак бик тиз үзгәрә бара! Нәкъ менә сез түбәнкамалыларга яңа фатирлы булырга ярдәм итәсез, сезнең куллар белән социаль инфраструктураның мөһим элементлары һәм җитештерү объектлары сафка баса.

Төзүчеләр көне алдыннан барлык түбәнкамалылар исеменнән тәбрикләү сүзләрен әлеге тармак ветераннарына - ярты гасыр элек Кама буйларына шәһәр - бакча төзү турында якты хыяллар белән килүче һәм үз максатларына ирешүче һәркемгә җиткерәм! Җиңел булмаган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Түбән Каманың барлык төзүчеләренә нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә яңа уңышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен кирәкле булган эшләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләрен бирсен.

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 17.08.2017 15:05:27
Количество показов: 3258

Возврат к списку

x^