ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлау

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык
һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре!

Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка бүген шәһәр һәм районыбыздагы уңай тормыш шартларын күз алдына да китерү кыен.

Шунысы куанычлы: торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә елдан-ел уңай үзгәрешләр күзәтелә. Халык белән үзара бәйләнешләр җайга салына, урамнарыбыз һәм ишегалларыбыз яңартыла, фатирларыбыз тагын да җылырак һәм ямьлерәк була бара. Кешеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудыру, предприятие һәм учреждениеләр, хастаханә, мәктәп һәм балалар бакчаларының тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итүдә тыгыз элемтәдә торучы мондый тармак башка юктыр, мөгаен.

Районыбызда мөһимнәрдән саналган әлеге тармакны үстерүдә керткән өлешләре өчен, бу өлкәдә хезмәт куйган барлык ветераннарга зур рәхмәтемне белдерәм. Һөнәри традицияләрне дәвам итеп, намус белән хезмәт итүче, түбәнкамалыларның ышанычын саклаучы һәркемгә рәхмәтләремне җиткерәм.

Куйган хезмәтегез, сайлап алган эшегезгә тугры булуыгыз, түбәнкамалыларның тормыш сыйфатын яхшыртуда керткән өлешегез өчен зур рәхмәт. Сезнең җиңелләрдән булмаган хезмәтегез һәр йортка иминлек китерсен, гаиләләрегездә шулай ук һәрвакыт җылылык һәм ямь хөкем сөрсен!

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 04.08.2017 20:16:05
Количество показов: 2614

Возврат к списку

x^