ФИЛИППОВ Василий Николаевич
Җәмәгать эшлеклесе
1958 елның 9 гыйнварында Пермь өлкәсенең Добрянский районы Нижнее Красное бистәсендә туган.
Хезмәт эшчәнлеген 1976 елда Түбән Кама химкомбинатының ремонт-механика цехында башлый. Нефть химиясе комбинатында КИПиА слесаре, электромонтажчы булып эшли. 1981-1988 елларда «Таттрансуправление» оешмасында өлкән инженер-технолог, өлкән инженер-җитәкче булып эшли. 1988 елда шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе итеп билгеләнә.
2012 елдан «Түбән Кама шәһәренең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты» МУП белән җитәкчелек итә.
2020 елда Филиппов В. Н. табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе дәүләти экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.
Филиппов Василий Николаевич актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Түбән Кама шәһәр Советының 4 нче чакырылыш депутаты итеп сайланган. 3 нче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советының шәһәр төзелеше, торак сәясәте, төзекләндерү, коммуналь хуҗалык һәм транспорт мәсьәләләрен алып баручы даими комиссиясен җитәкли. Түбән Кама шәһәр Советында «Бердәм Россия» фракциясе составында актив эшли.
Филиппов В. Н.җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында хезмәттәшлек, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән чаралар кабул итүгә актив ярдәм итә.
Бүләк һәм премияләре
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлек медале, «2014 елда Казанда узачак XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Паралимпия кышкы уеннары» истәлек медале белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем, «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеменә лаек була.
Түбән Кама шәһәр Советының 2020 ел 21 февралендәге 11 номерлы карары белән Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисадый үсешенә, Түбән Кама шәһәрендә җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, Түбән Кама шәһәр советында актив депутатлык эше, киң иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.