Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы 1928нче елның 20нче гыйнварында ТАССРның Минзәлә районы Сарсаз-Тралы авылында туа. 1934нче елда 6 яшендә укырга керә. 1941нче елда Иске Мәлкән җидеелык мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда хисапчы, авыл советы секретаре булып эшли.
1944 -1947нче елларда Минзәлә педагогия училищесында укый. Аннары Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә.1951нче елда Саба урта мәктәбенә география укытучысы итеп җибәрелә. 1952нче елда аны ВЛКСМның Саба райкомы беренче секретаре итеп сайлыйлар.1955нче елда КПССның Саба райкомы пропаганда һәм агитация бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1956нчы елда укытучылык эшенә кире кайта: август аенда Яр Чаллының Вахитов исемендәге 2нче урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1963нче елда Яр Чаллы шәһәр статусы алганнан соң, ул халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлый. 1965нче елда Түбән Кама районы оеша, Нәкый Шәйхетдин улы бирегә халык мәгарифе бүлеге башлыгы итеп күчерелә. 1966нчы елда шәһәр халык мәгарифе бүлеген җитәкли башлый. 1967-1974нче елларда 1нче урта мәктәп белән җитәкчелек итә, аннары кабат - халык мәгарифе бүлеге башлыгы.
Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы - район мәгариф үсешенең чишмә башында торучы кеше. Ул эшләгән чорда 21 мәктәп, яшь техниклар станциясе, Балалар мәдәният сарае, 2 мәктәпара укыту-производство комбинаты ачылды. Аның исеме педагогик җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү һәм укыту белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнгән бу талантлы җитәкче мәктәптә проблемалы укытуның теоретик һәм гамәли методларын эшли, укыту процессын оештыру нигезләрен булдыра, заманча дәреснең яңа системасын тудыра. Гомумән, ул район мәгариф үсешенә зур өлеш кертә. Мисал өчен, 1982нче елда РСФСР Мәгариф министрлыгы тәкъдиме белән Түбән Камада “Педагогик коллектив һәм аның тәрбияви функцияләре" исемле илкүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Конференция Түбән Камада мәгариф үсешенең торышын югары бәяли.
1986нчы елда лаеклы ялга киткәч, Нәкый Шәйхетдин улы Түбән Кама педагогия училищесы каршындагы база мәктәбен җитәкли. Иҗтимагый эштә актив катнаша.
Әхмәтшин Нәкый Шәйхетдин улы - Халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан юбилей медале иясе; шәһәр Советы депутаты, аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Нәкый Әхмәтшин 2017нче елның 27нче декабрендә вафат булды.