Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Шишонина Валентина Михайловна 1940нчы елның 25нче гыйнварында ТАССРның Зәй районында туа. Югары белемле. Казан медицина институты стоматология факультетын тәмалый. 1961нче елда яңа төзелеп килүче Түбән Кама шәһәренә эшкә җибәрелә. Афанас участок хастаханәсендә теш дәвалау кабинеты ача. Соңрак Түбән Кама үзәк хастаханәсендә бүлек оештыра.
1969нчы елда стоматология сырхауханәсе ачуга ирешә. Бүлек мөдире буларак, халыкка сыйфатлы теш дәвалау хезмәте күрсәтү буенча зур эшләр башкара. Аның тәкъдиме белән һәрбер предприятиедә, мәктәпләрдә теш дәвалау бүлмәләре ачыла, авыл халкына теш дәвалау буенча ярдәм күрсәтү эше җайга салына.
1976нчы елдан табиб-интерннар белән эшли. Аларга үзенең киңәшләрен бирә, тәҗрибә уртаклаша. Үз эшенә җаваплы, кайгыртучан, намуслы җитәкче. Иҗтимагый эшләрдә дә актив катнаша, сырхауханәнең профком рәисе, газетада мөхәррир, медхезмәткәрләр профсоюзы әгъзасы.
Үз белемен күтәрү өстендә дә даими эшли: Казан, Мәскәү шәһәрләрендә өстәмә белем ала, тәҗрибә уртаклаша.
Шишонина Валентина Михайловна - югары категорияле табиб, Сәламәтлек саклау отличнигы, РСФСРның атказанган табибы.