Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1959 елның 18 ноябрендә ТАССРның Мамадыш районы Иске Комазан авылында туган.
1986 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Гомуми эш стажы 43 ел тәшкил итә. Түбән Кама шәһәренең сәламәтлек саклау системасында -35 ел. Түбән Кама бала тудыру йортында интернатура узганнан соң, район онкогинекологы, хатын-кызлар консультациясендә участок акушер-гинекологы булып эшләгән.
1987 елда хатын-кызлар консультациясендә авыруларны дәвалау өчен, аналык муентыгы патологиясе кабинетын оештыра, кольпоскопияне үзләштерә, хатын-кызларны цитологик тикшерүнең 100% ына ирешә, бу яман шеш авыруларын вакытында ачыкларга ярдәм итә. Республикада беренчеләрдән булып, ул гинекологиядә эндоскопик операцияләр ясый башлый. 1996 елның 1 мартында Түбән Каманың 1 нче бала тудыру йорты җитәкчесе итеп билгеләнә.
1992 елдан 1996 елның февраленә кадәр 2 нче шәһәр хастаханәсенең гинекология бүлеге ординаторы булып эшли, шәһәр һәм районның хатын-кызларына планлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтә. Мөстәкыйль рәвештә 140 тан артык операция ясап, аларны бүлек практикасына кертә.
1996 елдан шәһәр хатын-кызлар консультациясе һәм Түбән Кама шәһәренең 1 нче бала тудыру йортын җитәкли. Аның җитәкчелегендә сәнәгать предприятиеләре катнашында шәһәр хатын-кызлар консультациясе бинасы, 58 урынга исәпләнгән дүрт катлы акушерлык корпусы файдалануга тапшырыла, бина заманча дәвалау-диагностика аппаратурасы белән җиһазландырыла.
35 ел эчендә Түбән Кама шәһәренең бу тармагында ул 9500 дән артык операция ясаган, 6000 нән артык баланы тудыруда ярдәм күрсәткән.
2009 елның августында Рөстәм Кәшфел улы перинаталь үзәк җитәкчесе итеп билгеләнә. Яңа вазыйфада аның турыдан-туры катнашында 2012 елда районара «Перинаталь диагностика үзәге» ачыла.
Соңгы елларда бала табу саны кимеми, Түбән Камага күрше районнардан да йөкле хатын-кызлар килә. Рөстәм Кәшфел улы катнашында Түбән Кама муниципаль районында COVID-19 инфекцияле йөкле хатын-кызларны күзәтү-дәвалау схемасы эшләнде.
Рөстәм Кәшфел улы - югары категорияле табиб, акушер-гинеколог. «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» дигән югары категориягә ия, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» әгъзасы.
2013 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде.
Шәһәрнең иҗтимагый һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз тормышында актив катнаша. Чаңгы ярышлары, балык тоту буенча шәһәр һәм район ярышларында катнаша. Коллективта, халык арасында да зур абруй казанды.
Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36нчы карары белән Галиев Рөстәм Кәшфел улына Түбән Кама шәһәренең сәламәтлек саклау үсешенә өлеш кертүе, акушерлыкта һәм гинекологиядә яңа методикаларны актив гамәлгә ашыруы, Түбән Кама муниципаль районында демографик хәлне яхшыртуы өчен, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.