Түбән Камада ел саен үткәрелә торган спорт бәйрәме — «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ беренче генераль директоры Н.В.Лемаев истәлегенә йөгерү узды. Чарада йөзгә якын шәһәрле катнашты, алар арасында мәктәп укучыларыннан алып 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга кадәр барлык яшь төркемнәре вәкилләре дә бар иде.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Марина Иванова вакыйганың әһәмиятен ассызыклады: «Лемаев истәлегенә йөгерү безгә шәһәрнең күренекле кешеләре турында истәлекне сакларга ярдәм итә, яшьләрне спорт белән шөгыльләнергә рухландыра һәм түбәнкамалылар арасында бердәмлек рухын ныгыта».
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга мактау дипломнары, истәлекле статуэткалар һәм чара партнерларыннан бүләкләр тапшырдылар.

