ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларга беренче паспортлар тапшырылды
Яшьләр
  • 05 Ноябрь 2025 - 18:45
  • Караулар: 52

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсендә мәктәп укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды.

Унҗиде укучы Россия Федерациясе гражданинының беренче төп документын алды. Чара музыкаль чыгыш һәм республика законнарына багышланган танып белү викторинасы белән үрелеп барды.

Под звуки гимна и аплодисменты: нижнекамцам вручили первые паспорта

ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов яшьләргә изге теләкләрен җиткерде: «Паспорт алгач, шуны истә тотыгыз: граждан булу - Ватаныңны ярату һәм яклау, ата-анаңны һәм якыннарыңны хөрмәт итү дигән сүз. Бу документ сезне гомер буе озата барачак, аны саклагыз».

Документларны балаларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районындагы Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе инспекторы, полиция лейтенанты Усманова Диана тапшырды. Кунаклар алдында укучылар Россия гражданины антын әйттеләр.

Под звуки гимна и аплодисменты: нижнекамцам вручили первые паспорта

«Алдынгылар хәрәкәте» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе Роза Фәйрушинадан аерым котлаулар яңгырады: «Сезне һәм әти-әниләрегезне шундый мөһим вакыйга белән котлыйбыз. Үз ватаныңа мәхәббәт сезне куелган максатларга ирешергә, фикердәшләр командасы белән бергә үсәргә рухландырсын».

Под звуки гимна и аплодисменты: нижнекамцам вручили первые паспорта

«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары яңа паспорт ияләренә истәлекле бүләкләр — документларга матур тышлыклар һәм символик түштамгалар тапшырдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^