ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада химия буенча һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау этабы башланды
Яшьләр
  • 22 Сентябрь 2025 - 19:08
  • Караулар: 66

«СИБУРИНТЕХ-НК»та PetroChemSkills-2025 һөнәри осталык тармак чемпионатының йомгаклау этабы старт алды. Җиңүчеләр җыелма команда составында СИБУРны Екатеринбургта 10-14 ноябрьдә узачак «Хайтек–2025» халыкара чемпионатында тәкъдим итәчәк.

В Нижнекамске стартовал завершающий этап чемпионата профмастерства по химии

Чемпионат өч шәһәрдә 20 компетенция буенча уздырыла. Түбән Камада ярышлар «Химик технологияләр аппаратчысы», «Лаборатор химик анализ», «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Хезмәтне саклау», «Сакчыл җитештерү», «Цифрлы трансформация» һәм «Төзелеш контроле» компетенцияләре буенча узачак. PetroChemSkills-2025 Түбән Кама этабы иң инновацион этап булачак, монда беренче тапкыр конкурсантлар «Цифрлы трансформация», «Сакчыл җитештерү» һәм «Төзелеш контроле» компетенцияләрендә ярышачак.

В Нижнекамске стартовал завершающий этап чемпионата профмастерства по химии

Быел PetroChemSkills катнашучылар саны рекордлы — 300 дән артык белгеч. 200 дән артык катнашучы СИБУРдан, тагын 100 дән артык — Газпром нефть, Росатом, ТМК, Россети, ТЭСС компанияләре, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары.

В Нижнекамске стартовал завершающий этап чемпионата профмастерства по химии

«PetroChemSkills-2025 географиясен күрү һәм чемпионатта катнашучыларны Түбән Камада кабул итү бик күңелле! Бүген шәһәребез туган көнен — 59 еллыгын бәйрәм итә. Шәһәр көнендә нефть химиясе башкаласының профессионализмны, үсешне һәм хезмәтне өстенлеккә куйган ярышларны кабул итүе символик мәгънәгә ия. Без технологияләрнең ничек динамик үсеш алуын күрәбез, хәзер безгә үзебезгә технологик суверенитет яуларга туры килә. Биредә алар бер-берсе белән таныша, горизонталь элемтәләр төзи, һөнәри тәҗрибә туплый ала», - дип уртаклашты Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^