Түбән Камада балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары 38,9% ка кимегән. Бу хакта ЮХИДИ җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гарипов җиткерде.
Ел башыннан бирле балалар катнашында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган, 34 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 2019 елның шул чорында Түбән Камада 54 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган.
Рөстәм Гарипов ассызыклаганча, балалар һәлакәте куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Ул Түбән Камада авария еш була торган юл участокларын да санап үтте:
- Корабельная урамындагы 29нчы йорт каршында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны;
- Төзүчеләр проспектындагы 32 нче йорт каршында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны;
- Гагарин урамындагы 6 нчы йорт каршында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны;
- Төзүчеләр проспектында "Кама кунакханәсе" тукталышы янында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны;
- Вахитов проспекты – Гагарин урамы чаты;
- Студентлар урамы -Җиңүнең 30 еллыгы урамы чаты;
- Химиклар проспекты -Менделеев урамы чаты;
- Тынычлык проспекты – Җиңүнең 30 еллыгы урамы чаты;
- Вахитов проспектында 7 нче йорт каршында җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны;
-Тынычлык проспекты -Төзүчеләр проспекты чаты.
Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, шәһәр Башкарма комитеты шәһәрдә аварияләр санын киметү өчен күп эш башкара. Әйтик, Төзүчеләр проспектында "Кама кунакханәсе " тукталышында светофор урнаштырылды. Узган ел бу участокта җәяүлеләрне бәрдерүнең биш очрагы теркәлгән, иң аянычы - бер кеше һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең игътибарлы булуы, кагыйдәләрне төгәл үтәве мөһим.