9 майда Татарстан территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны»: 8(843) 288-46-96.

