Түбән Камада "Юл хәрәкәте иминлеге" акциясе бара: 4 меңгә якын беренче сыйныф укучысына яктылыкны кире кайтаргычлар тапшырылды. Аларны педагоглар, хәрәкәтнең яшь инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре "Беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләргә багышлау" чарасы барышында тапшырды.
Белгечләр искә төшергәнчә, яктылык кайтаргычлар булганда да балалар белән даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә корырга, юл шартларын анализларга өйрәтергә, өйгә һәм мәктәпкә куркынычсыз маршрутлар эшләргә кирәк. Һәр бала өчен иң мөһиме — үз сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу.

