Айдар Метшин Кама яры дамбасын төзекләндерү һәм экопарк төзелеш мәйданчыгында эш барышын тикшерде.
Айдар Метшин сүзләренә караганда, Кызыл Чишмә дамбасын реконструкцияләү – түбәнкамалылар берничә ел көткән проект. Яр буе корылмасының авария хәлендә булуы халык өчен зур куркыныч тудыра килде. Язгы ташу чорында су басу зонасына 500 гә якын кеше яшәгән 3 торак пункт, 3 балалар сәламәтләндерү лагере, бакча кишәрлекләре һәм 100дән артык инженерлык инфраструктурасы объекты керде.

Ике километрдан артык озынлыктагы дамбаны реконструкцияләү якынча бер миллиард сумга төшә. Проект терәк стена, монолит тимер-бетон борыс, авыш беркетмәне урнаштыруны күздә тота. Яр буе полосасын саклау өчен, вак таштан төбен ныгыту каралган. Эшне «Ак барс» төзелеш компаниясе башкара.
«Безнең бурыч – дамбаны быел төзекләндереп бетерү, - дип ассызыклады Айдар Метшин. - Билгеләнгән вакытта барысын да сыйфатлы итеп эшләргә кирәк». Түбән Кама муниципаль районы башлыгы дамбаны ныгыту белән бергә юл полотносын төзекләндерү дә планлаштырылуын билгеләп үтте: «Без бу мәсьәлә буенча эшлибез, чөнки монда җәйге чорда транспорт хәрәкәте көчле, ә юл начар хәлдә. Без шулай ук бу маршрутта җәяүлеләр юлы булдыру турында да уйлаячакбыз».

Кызыл Чишмәдә урнашкан экопарк төзелешен 2022 елга тәмамлау планлаштырыла. Бүгенге көндә биредә 3 мең квадрат метр мәйданда беренче этап эшләре тәмамланып килә. Проект буенча экопарк территориясендә сулык, экологик сукмаклар булдырылган, бүгенге көндә паркка керү урыны эшләнә. 2 мең агач һәм куак утыртылган, алар арасында - кедр, имән, сакура. 45 млн сумлык беренче этап иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү республика программасы хисабына башкарылган.
Киләчәктә экопаркның 15 гектарга якын мәйданында өрәңгенең сирәк очрый торган төрен, Сербия чыршысы, ак чыршы утырту, альпинарийлар булдыру күздә тотыла.

Экопарктагы күлгә шулай ук төрле үсемлекләр утыртылачак, күл Каракүл хисабына тулыланып торачак. «Паркның бер өлеше җәяү йөрү һәм ял өчен билгеләнсә, күл янындагы территорияне балалар һәм өлкәннәр өчен актив ял урыны итәргә планлаштырабыз», - ди Айдар Метшин. Биредә көймәләрдә йөзеп, төрле уеннар уйнарга да мөмкин булачак.
Экопарк белән бердәм комплекска тоташачак Стахеевлар утарын төзекләндерү буенча да планнар зур, ул ландшафтны тарихи төсмер белән тулыландырачак.












