Татарстан экология министры Азат Җиһаншин Идел-Кама төбәкара табигатьне саклау федераль идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров белән эш сәфәрендә Түбән Камада булды. Алар ведомствоның төбәкара бүлекчәсе эшен карадылар. 2025 елда Түбән Кама районында белгечләр планлы, планнан тыш һәм халык мөрәҗәгатьләре буенча 200 гә якын тикшерү уздырган.
Табигатьне саклауның нәтиҗәлелеген арттыру өчен бүген ТР буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәгенең Кама аръягы вәкиллегенең заманча лабораториясе ачылды. Яңа объект хезмәт вәкаләтләрен сизелерлек киңәйтәчәк: хәзер Түбән Кама структурасы Татарстанның 22 районында табигатьне саклау нормаларын үтәүне контрольдә тотачак. Федераль әһәмияттәге объект ике бүлекчәдән тора: Казанда һәм Түбән Камада. Безнең шәһәрдә Лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәгенең филиалын Шиһапов Айрат Минимарсильевич җитәкли.
Лаборатория биналарын карап чыккач, экология министры һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы яңа объектның югары дәрәҗәдә җиһазландырылуына инандылар. Биредә күп төрле тикшеренүләр үткәрелә: атмосфера һавасы, сәнәгать чыгармалары, ташландык һәм табигый су, эчә торган чыганаклар, туфрак, грунт пробалары, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын анализлау, шул исәптән аларның морфологик составын тикшерү.
Лабораториянең заманча кабинетларына һәм җиһазларына аерым игътибар бирелде. Хезмәткәрләр кунакларга токсикология кабинетын, һава үрнәкләре тикшерелә торган хроматографик сынаулар лабораториясен һәм су пробалары алына торган атом-абсорбцион тикшеренүләр бүлмәсен күрсәттеләр.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев ТР Рәисе һәм ТР Экология министрлыгына лаборатория ачуга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шәһәрнең 60 еллык юбилеена заманча объект ачылуның символик булуын билгеләп үтте.

