Идарәче компанияләр, йорт идарәләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, җылыту сезоны тәмамланганнан соң, торак-коммуналь хуҗалыкның җитешсезлекләрен билгеләделәр һәм аларны киләсе чорга хәл итү юлларын ачыкладылар. Түгәрәк өстәл Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин рәислегендә узды.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белгечләре кышкы чордан калган бәхәсле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Мәсәлән, транзит челтәрләрен кем тотарга тиеш һәм 40 чакрым хуҗасыз челтәр белән нәрсә эшләргә.
Хәзер коммуналь хезмәткәрләр киләсе җылыту сезонына актив әзерләнәләр, җылыту системасын юалар һәм прессовкалыйлар. “Түбән Кама торакчылары җылыту сезонын 200 көн диярлек бик катлаулы шартларда, эшләтеп җибәрү-көйләү режимында тоттылар. Хәзер безнең бурыч – киләсе сезон аварияләрсез узсын, ә кайнар су һәм җылылык норматив күрсәткечләргә туры килсен өчен эшләү”, – дип ассызыклады Александр Тыгин.
Шулай ук Радмир Беляев күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү сроклары буенча артта калу темасын күтәрде. 90 күп фатирлы йортка төрле бюджетлардан 1 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Делегация – капиталь ремонт ясалырга тиешле, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләре булган берничә йортта булды.
«Безнең бурыч – бу миллиардны вакытында үзләштерү. Хәзер без артта калабыз. Бездә 16 подрядчы эшли, һәм без эшләрнең сыйфатын игътибар белән күзәтәчәкбез», – дип билгеләде Радмир Беляев.