ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада вокзалны үстерү һәм аның базасында яшьләр үзәге булдыру стратегиясе турында фикер алыштылар
Төзелеш hәм күчемсез милек
  • 30 Июль 2025 - 20:12
  • Караулар: 100

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев 3 мең квадрат метр мәйданлы тимер юл вокзалында булды. Объектны карау барышында ул транспорт төененең торышы белән танышты, Казан, Чаллы һәм Ижевск шәһәрләренә баручы автобус маршрутлары турында белеште. 

В Нижнекамске обсудили стратегию развития вокзала и создания молодёжного центра на его базе

В Нижнекамске обсудили стратегию развития вокзала и создания молодёжного центра на его базе

Радмир Беляев шулай ук дачага йөрү өчен автобуслардан даими рәвештә файдаланучы җирле бакчачылар белән аралашты һәм аларның объектны модернизацияләү буенча теләкләрен тыңлады. 

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ассызыклаганча, автовокзал трансформациягә мохтаҗ: "Транспорт логистикасын дөрес оештырырга, пассажирларга уңайлы хезмәт күрсәтергә кирәк, шул вакытта ихтыяҗ да, пассажирлар күләме дә артачак”.

В Нижнекамске обсудили стратегию развития вокзала и создания молодёжного центра на его базе

Шулай ук вокзал территориясендә урнашачак "Станция" яшьләр үзәге концепциясе буенча фикер алышу булды. "Ковер" яшьләр инициативалары үзәге директоры Булат Әюпов ассызыклаганча, яңа киңлек яшьләр өчен уңайлы булырга тиеш. Оештыручылар тарихны саклау максатыннан гипс панносын сакларга тели.

Биредә урам террасасын төзекләндерергә, бина эчендә төрле зоналар: сәхнә, амфитеатр, кафе, фиджитал ярышлар залы булдырырга ниятлиләр. Төрле фестивальләр һәм квартирниклар үткәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

В Нижнекамске обсудили стратегию развития вокзала и создания молодёжного центра на его базе

В Нижнекамске обсудили стратегию развития вокзала и создания молодёжного центра на его базе

Радмир Беляев идеяне бәяләде һәм креативлык өстәргә тәкъдим итте: "Безгә әлеге киңлекне яшьләр өчен магнит итәргә кирәк. Моның өчен безнең команда Мәскәү һәм Питердагы яшьләр үзәкләренә барачак. Эре шәһәрләр тәҗрибәсен үзләштерергә һәм югары дәрәҗәдәге үзәк булдырырга тырышачакбыз".

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^