Түбән Камага Казаннан мәдәни мирас объектларын саклау буенча махсуслашкан команда килде. Алар Стахеевлар утарында булдылар, бинаның һәм аның тирәсендәге территориянең торышын бәяләделәр.
Реставрацияләүнең проект-смета документациясен эшләү озак вакыт таләп итә торган катлаулы процесс - бу эшне ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Әмма моның алдыннан Стахеевлар утары концепциясен тулысынча уйларга кирәк. Казан белгечләре район Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр.
"Стахеевлар утары - бик мөһим һәм кирәкле объект. Хәзер аны нинди концепцияләр белән баетырга һәм анда нәрсә күрергә телибез икәнлеген билгеләргә кирәк", - дип билгеләде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Ленар Әхмәтов.
Проект-смета документациясен эшләү «Татнефть» гранты буенча алып барыла.

