Түбән Кама районында 2025 елда юл чокырларын ремонтлау 3,3 мең кв. метр мәйданда башкарылачак. Хәзер эшләр 30% ка башкарылган. Бу максатларга барлыгы 10 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. «Эшлекле дүшәмбе»дә юл-төзелеш эшләре барышы турында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов хәбәр итте.
Хәзер авария-чокыр ремонты Актүбә һәм Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында, шулай ук Сүбәләк юлында алып барыла. Максим Геннадьевич сүзләренчә, Корабельная роща һәм мәйданга таба юлдагы чокырларны ямау планлаштырыла. Вокзал, Спорт, Студентлар, Җиңүнең 30 еллыгы урамнарында, Химиклар проспектында һәм Красный Ключта җәяүлеләр кичү урыннары яңартылды.
Максим Геннадьевич искә төшергәнчә, магистраль юлларны капиталь ремонтлауга шәһәр 1,5 млрд сум алган, шуларның 480 млн сумы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча. Шулай итеп, капремонт программасына Тукай, Җиңүнең 30 еллыгы, Чулман, Студентлар, Урман, Кайманов, Яшьлек урамнары һәм Шинчылар проспекты кергән. Студентлар урамында эшләр 25% ка тәмамланган, подрядчылар башка участокларда да темпны арттыралар.
Моннан тыш, региональ әһәмияттәге юлларның өч участогында капиталь ремонт эшләре көчәйтелгән режимда алып барыла. Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт-Түбән Кама автоюлында барлык эшләр дә төгәлләнгән.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев: «Иң мөһиме – бернинди вак-төяк эшләр дә калмаска тиеш. Яшелләндерү, юл билгеләре һәм тамгалар буенча барлык эшләрне төгәлләргә кирәк. Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотуыгызны һәм киләчәккә өстәмә эш төрләрен билгеләү күзлегеннән чыгып, халык фикеренә колак салуыгызны сорыйм. Без күләмне арттыру өстендә эшләячәкбез».