ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада тимер юл аша ике юл үткәргеч ачылды
Икътисад
  • 07 Сентябрь 2020 - 15:52
  • Караулар: 223
Түбән Камада Көньяк автоюлда тимер юл аша ике яңа юл үткәргеч ачылды. Тантанада Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР транспорт министры Ленар Сафин һәм Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов катнашты.

Юл үткәргечләр Түбән Кама өчен стратегик әһәмияткә ия. Алар «Предкомбинатская» сәнәгать станциясеннән «Биклән» станциясенә кадәр тимер юл транспортының интенсив хәрәкәте кисешкән урыннарда төзелгән. Хәзер автомобиль транспорты тоткарлыксыз һәм авариясез йөрү мөмкинлегенә ия.

"Эш нәтиҗәлелегенең мөһим өлеше -  транспорт логистикасы, - дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Айдар Метшин. - Без ешрак шәһәр магистральләре буенча уза торган юллар, «Безнең ишегалды» Президент программасы турында сөйлибез, әмма икътисад өчен шартлар тудыру да бик мөһим".

Юлүткәргечләрдә төзү-монтаж эшләре узган елның декабрендә башланган иде. Алар Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә эшләнгән. Юл катламының түбән катламы коеп ясалган асфальт-бетоннан эшләнгән.  Юл үткәргечләрдә коймалар, яктырткыч баганалар урнаштырылган. 

Эшләрне төгәл оештыру нәтиҗәсендә төзелеш вакытын киметергә һәм объектларны ун ай урынына сигез ай эчендә тәмамларга мөмкин булды. "Мин сезне чын күңелдән әлеге хезмәт җиңүе белән котлыйм!"- диде Ленар Сафин.

2020 елда Татарстанда төбәк юлларында барлыгы 3 юл үткәргеч һәм 7 күпер төзү, шулай ук 4 күперне ремонтлау планлаштырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^