2026 елның гыйнварыннан торак хезмәтләренә тарифлар уртача 8,8% ка, шулай ук коммуналь хезмәтләргә тарифлар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары белән билгеләнгән 1,7% ка арткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсеше даими рәвештә бара һәм берничә фактор белән бәйле. Быел төп сәбәпләр булып салым законнарындагы үзгәрешләр, хезмәткә түләүнең минималь күләме арту, материалларга бәяләр арту һәм башка чыгымнар тора.
Тарифларны күтәрү торак һәм коммуналь хезмәтләр өлкәсенең тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә, шулай ук халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

